
ТР Дәүләт экспертизасының максаты – проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, иминлеген тәэмин итү, шулай ук инвестиция-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәя сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм итеп, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләрен үтәүне гарантияләү.
2026 елның августында ТР Дәүләт экспертизасы 477 нәтиҗә бирде.
Шул исәптән объектларның функциональ билгеләнешенең түбәндәге төрләре буенча:
-
юл инфраструктурасы – 260 нәтиҗә;
-
күпфатирлы йортларга капиталь ремонт – 85 нәтиҗә;
-
инженерлык челтәрләре – 54 нәтиҗә;
-
мәгариф – 33 нәтиҗә;
-
башка объектлар – 45 нәтиҗә.
Экспертиза уздыру турында гаризаны тутырырга, документларны электрон рәвештә сайттагы шәхси кабинетта тапшырырга мөмкин gosekspertiza-rt.ru.
Экспертиза сораулары буенча элемтә: + 7 (843) 207-06-04 яисә электрон почта аша reo.support@gosekspertiza-rt.ru.