ТР Дәүләт экспертизасы миссиясе-проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, куркынычсызлыгын тәэмин итү, шул исәптән икътисади мәнфәгатьләрне үтәү һәм инвестиция-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәя сәясәтен гамәлгә ашыру.
2026 елның февралендә ТР Дәүләт экспертизасы 101 нәтиҗә бирде.
Шул исәптән объектларның функциональ билгеләнеше буенча:
-
мәгариф – 22 нәтиҗә;
-
спорт билгеләнешендәге объектлар – 11 нәтиҗә;
-
инженерлык челтәрләре – 7 нәтиҗә;
-
МКД төзү – 7 нәтиҗә.
Экспертиза уздыру турында гаризаны тутырырга, документларны электрон рәвештә gosekspertiza-rt.ru сайттагы шәхси кабинетта тапшырырга мөмкин