
ТР Дәүләт экспертизасының төзелеш ресурсларына бәяләр мониторингы һәм аналитика идарәсе башлыгы урынбасары Чечек Ахметшина белән бергә, гамәлләр тәртибендә ничек буталмаска һәм НЦС исәпләүләрен дөрес башкарырга икәнен тикшерәбез.
Сорау: әгәр дә НЦС күрсәткече интерполяция ярдәмендә исәпләнә һәм Җыентыкның техник өлешендә ПИРның, технологик җиһазларның һәм фундаментларның бәясен төшереп калдыру мөмкинлеге күрсәтелгән булса, төшереп калдырыла торган чыгымнар шулай ук интерполяция белән исәпләнергә тиешме?
Җавап: әгәр төзелешкә планлаштырыла торган объект параметры НЦС җыентыкларында күрсәтелгәннән аерылса, НЦС күрсәткече интерполяция ысулы белән исәпләнә. НЦС күрсәткечләрен кулланып исәп-хисапларны башкару һәм проект-эзләнү эшләре бәясен, фундаментлар төзүгә чыгымнарны, шулай ук НЦСта исәпкә алынган технологик җиһазларны корректировкалау кирәк булганда түбәндәге алгоритмга таянырга кирәк:
-
НЦС җыентыгының 2 бүлегендә китерелгән мәгълүмат буенча беренче этапта югарыда күрсәтелгән чыгымнарның бәясен объектны төзү бәясеннән яки НЦСның тиешле күрсәткечен эшләү өчен кулланыла торган чыгымнарның бер төреннән төшереп калдырырга һәм алынган бәяне НЦС күрсәткечен үлчәү берәмлегенә китерергә кирәк.
-
алга таба НЦСның төп күрсәткечен интерполяция ысулы белән исәпләп чыгарырга һәм объект бәясен исәпләп чыгарырга кирәк.
-
йомгаклау этабында алынган бәягә проект-эзләнү эшләренә, фундаментлар урнаштыруга, шулай ук технологик җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарны да өстәргә кирәк, Бу вакытта билгеләнеше, проект куәте, төзелеш башкару планлаштырыла торган территориянең табигый һәм башка шартлары буенча охшаш объектларга карата аларның бәясе яисә белешмәләр ФРСНга кертелгән смета нормативларын кулланып (интерполяция формуласын кулланмыйча) исәп-хисап ысулы кулланыла.