
Безнең һәрберебез яңа йорттан фатир алыргамы, әллә үз йортны салыргамы икән дип бер генә тапкыр булса да уйлап куйган идек. Ә төзегәндә – әзер типовой проект алыргамы яки индивидуаль заказ бирергәме? Гади сайлау кебек тоела: типовой проект – арзанрак һәм тизрәк, индивидуаль проект – кыйммәтрәк, ләкин «үзең өчен». Әмма бу сайлауда күп кенә башта сизелми торган катлаулыклар барлыкка килергә мөмкин, алар турында булачак хуҗа алдан белергә тиеш.
Бу сорауларга ТНВ каналында «Здравствуйте» тапшыруының эфирында Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Игорь Алексеев җавап бирде. Әңгәмә барышында сөйләүче түбәндәге сорауларда тукталды:
-
Нинди йорт проектын сайларга – җирнең төгәл шартларын (грунт, рельеф һәм дөнья яклары) исәпкә алмыйча типовой проект ясатырга яки шәхси проектка заказ бирергә?
-
Коттедж бистәсендә йорт сатып алу. Йорт салучылар еш кына нәкъ менә типовой чишелешләрне куллана торган коттедж бистәсендәге әзер йортны караган кешегә нәрсә киңәш итәргә?
-
Индивидуаль проект: кайда артык түләмәскә. Индивидуаль проектның бәясе типиповой проект бәясеннән берничә тапкырга югарырак. Нинди элементлар өчен артык түләмәскә мөмкин, ә нәрсәдә (фундамент, инженерия) экономияләргә һич тә ярамый?
-
Төзүчене тикшерү. Төзелеш компаниясенә аларның чыннан да профессионаллар булуын аңлау өчен нинди сораулар бирергә кирәк? Һәм проектның дәүләт экспертизасы узуын таләп итү мәҗбүриме?
-
Кимчелекләрне ачыклаганда гамәлләр тәртибе. Әгәр йорт сатып алганнан яки төзегәннән соң ярыклар, күгәрек яки электр белән проблемалар барлыкка килсә, ә төзүче мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдыра яки «бу нормаль күренеш » дисә – хуҗаның гамәлләр алгоритмы нинди һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
-
Төгәл практик киңәш. Нинди очракларда типовой проектны һичшиксез сайларга кирәк, ә кайчан индивидуальне эшләмичә булмый?
Интервьюны тулысынча карарга һәм экспертның барлык бу сорауларга җентекле җавапларын белергә тәкъдим итәбез!