
Суд төзелеш-техник экспертизасы еш кына күршеләр, төзүчеләр яки подрядчылар белән бәхәсләрдә төп инструментка әверелә. Әмма процесста катнашучыларның күбесендә шик туа: эксперт гаделме, процедураны тизләтергә мөмкинме һәм әгәр суд экспертиза үткәрү өчен таныш булмаган эксперт оешмасын билгеләсә, нишләргә?
Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына ТР Дәүләт экспертизасының суд экспертизалары бүлеге башлыгы Лиана Сафина җавап бирә.
Сорау: күршем мине дивардагы ярык аркасында судка бирде – мин гаепле, чөнки планировка ясадым, ди. Суд экспертиза билгеләде, түләүне миңа йөкләде. Ә бәлки эксперт күрше белән «килешсә» һәм мин гаепле дип язса? Нәтиҗә объектив булачак дигән гарантияләр бармы? Экспертның эшен кем тикшерә? Гомумән, бәяләмәнең сатып алынмаган, ә гадел эшләнгәнен ничек аңларга – моны кем һәм ничек контрольдә тота?
Җавап: Безнең оешмада билгеләнә торган барлык экспертизалар да түләүле. Суд билгеләмәсе буенча да, заказчы гаризасы буенча да. Ләкин бер мөһим нәрсәне аңларга кирәк: еллар буе корыла торган абруйны бер секунд эчендә югалтырга мөмкин. Һәм дәүләт суд эксперты үзенә моны рөхсәт итә алмый. Шуңа күрә үз абруен һәм оешмасының абруен кадерләгән квалификацияле суд эксперт ясаган нәтиҗәләр һәрвакыт дөрес, объектив һәм бәйсез булачак.
Шулай ук дәүләт суд экспертының 73-ФЗ буенча эшләвен дә онытмаска кирәк. Ялган бәяләмә биргән өчен РФ Җинаять кодексының 307 маддәсе буенча җавап бирә (80 000 сумга кадәр штраф яки арест).
Тагын бер яклау — комиссиялелек. Катлаулы эшләр буенча комиссион экспертиза билгеләнә (3-5 эксперт). Нәтиҗәгә «заказ бирү» өчен, бер-берсен тикшергән биш кешене дә сатып алырга кирәк. Бу мөмкин түгел. ТР Дәүләт экспертизасы абруен саклый, шуңа күрә без фактлар, норматив документлар буенча гына эшлибез һәм законны үтибез.
Сорау: суд фатирны су басу буенча экспертиза билгеләде. Инде өч ай нәтиҗә көтәм, ә тиздән кыш — торбаларны алыштырырга һәм ремонт ясарга кирәк. Экспертларны ничек тә булса ашыктырырга мөмкинме? Яки тизрәк, шулай ук сыйфатлы эшли торган фирмалар бармы? Тагын ярты ел җылытмыйча утырмас өчен нәрсә эшләргә мөмкин? Суд экспертизасы бәяләмәсе күпме әзерләнә һәм әгәр сроклар янса (әйтик, ашыгыч рәвештә ремонт ясарга кирәк), процессны сыйфатны югалтмыйча тизләтеп буламы?
Җавап: безнең регламентлар нигезендә, экспертиза буенча тулы тикшеренү үткәрүгә 30 эш көне бирелә, әмма бу срок үзгәрергә мөмкин. Монда процесска күп сәбәпләр йогынты ясарга мөмкин: экспертизаның катлаулылыгы, өстәмә материаллар сорату, тикшеренү объектының ераклыгы, куелган бурычларның саны һәм башкалар. Әмма процессны тизләтү ысуллары бар!
Судьялар үзләре якларны безгә гариза буенча судтан тыш экспертиза уздыру өчен җибәргән очраклар да булды, бу чыннан да процессны тизләтә. Безгә суд билгеләмәсен көтәргә туры килми (бу ярты айга якын вакытны алып тора), әгәр материалларны өстәмә сорарга таләп ителсә, без турыдан-туры яклардан сорый алабыз (шулай ук бер айга якын), ә суд аша түгел, якларның белдерүе аша карау билгелибез (вакытны шактый экономияләү).
Тагын бер файдалы лайфхак: судьяның сорауларны сыйфатлы куюы. Судларга безнең киңәш - сораулар төгәл һәм үлчәнерлек булсын өчен билгеләмә чыгару стадиясендә экспертлар белән киңәшләшергә.
Сорау: суд документларны «үз» экспертизасына җибәрерде, мин теләгән җиргә түгел. Мин ышана торган конкрет оешмада экспертиза үткәрергә күндерүнең законлы ысулы бармы? Суд тыңласын өчен үтенечтә нәрсә язарга, нинди законнарга таянырга?
Җавап: әйе, бу сезнең законлы хокукыгыз (ГПК РФ 79 маддәсе, АПК РФ 82 маддәсе). Сез үтенеч белән мөрәҗәгать итә аласыз: «Экспертиза уздыруны ТР Дәүләт экспертизасына йөкләвегезне сорыйм, чөнки әлеге оешманың төзелеш экспертлары штаты иң квалификацияле штат булып тора, аларда катлаулы тикшеренүләргә аккредитация, шундый ук эшләр буенча эш тәҗрибәсе бар, бу оешма экспертиза үткәрүнең кулай срокларын тәкъдим итә». Әгәр сез сайлауны нигезләсәгез, суд барыннан да ешрак ярдәмгә килә. Моннан тыш, сез алдан ук ТР Дәүләт экспертизасына экспертларның срокларын, бәяләрен, компетенцияләрен ачыклап, запрос җибәрә аласыз һәм аны үтенечнамәгә теркәп куя аласыз. Бу көчле аргумент.