Капиталь төзелеш объектларының проект документлары һәм мондый проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсендәге 2, 3, 3.1 өлешләрендә күрсәтелгән очраклардан тыш, проект документларының экспертизасын үтәргә тиеш.
Проект документлары экспертизасының предметы булып аның техник регламентлар таләпләренә, шул исәптән, санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау таләпләренә, янгыннан саклау, сәнәгать, атом-төш, радиацион һәм башка куркынычсызлык таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килү-килмәвен бәяләү тора.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән расланган проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмәгә ярашлы рәвештә дәүләт экспертизасы һәм 2012 елның 31 мартында чыккан 272 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән расланган проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертизаны оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмәгә ярашлы дәүләтнеке булмаган экспертиза формасында экспертиза үткәрә
ДӘҮЛӘТ ЭКСПЕРТИЗАСЫ:
- Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары акчалары хисабына үтәлә;
- «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайтының шәхси кабинетын кулланып, бары тик электрон формада гына үткәрелә (проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре үз эченә Россия Федерациясе законнары нигезендә чикләнгән белешмәләрне алган очраклардан тыш);
- объект турында белешмәләр капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза үткәрү бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрына кертелә.